Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

«Агроактив» хуҗалыгы тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте

Болынбалыкчы һәм Кормаш авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәренә “Агроактив” хуҗалыгы җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәт сүзләре яңгырады, бәйрәм күчтәнәчләре һәм яз чәчкәләре бүләк ителде.

(8 май, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).

“Авылыбызда сугыш ветераннары калмады. Безнең өчен алар олы батырлык үрнәге булып мәңге күңелләребездә сакланалар. Бүгенге көндә Болынбалыкчы һәм Кормаш авылларында сугыш елларында зур авырлык кичереп, тыныч тормышта да алны-ялны белми хезмәт куйган 10 авылдашыбыз исән-имин гомер кичерә. Аларга булган хөрмәтебез һәм рәхмәтебез чиксез. Бүләкләребез дә батыр өлкәннәребезгә бәйрәм сөенече булып ирешсен”, - дип ихлас теләкләрен юллады хуҗалык җитәкчесе урынбасары Рәмис Рәхимов.

Бәйрәм күчтәнәчләрен Кормаш авылында яшәүче Фәүзия апа Җиһангирова, Болынбалыкчы авылында яшәүче Зифа апа Рәхимова, Мөслимә апа Нәбиуллина да бик сөенеп кабул итте. Алар киң күңелле җитәкчеләргә олы рәхмәт сүзләрен ирештереп, изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев