8 май 2020 яңалыклары
-
Урта Биябашы авылында су юллары яңара
Урта Биябашы авылында “Чиста су” программасы нигезендә су кертү эшләре бара.
-
Шәмбалыкчы авыл җирлеге “Россия флагы. 9 май”, “Җиңү тәрәзәләре” акциясенә кушылды
Ябалак авылы мәдәният йорты бинасында Әсгать Галимҗанов исемендәге Туган якны өйрәнү музее урын алган. Биредә Бөек Ватан сугышы еллары, сугыш ветераннары, авылның үткәне турында бик күп мәгълүматлар саклана.
-
Электр челтәрләре коллективы өлкәннәрен бәйрәм белән тәбрик итте
Районның электр челтәрләрендә хезмәт иткән өлкәннәр 9 Май – Җиңү көне уңаеннан күчтәнәчләр алды.
-
«Агроактив» хуҗалыгы тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте
Болынбалыкчы һәм Кормаш авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәренә “Агроактив” хуҗалыгы җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәт сүзләре яңгырады, бәйрәм күчтәнәчләре һәм яз чәчкәләре бүләк ителде.
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, районда өлкәннәрне хөрмәтләү дәвам итә
"Ибраһимов һәм К" хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимов үзенчәлекле бүләкләр ясады.
-
Район башлыгы Равил Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте
“Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные!», “Помощь рядом – Ярдәм янәшә!” акцияләре кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллинның котлауларын кабул итте, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелгән күчтәнәчләрне алды.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары Татарстан Республикасы Президентының күчтәнәчләрен алды
9 Май - Җиңү көне алдыннан “Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные!» дигән акция старт алды. Әлеге акция һәм “Помощь рядом – Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнде.
-
Бөек Җиңүнең - 75 еллыгына Татарстан халкының сугыш елларындагы тормышын чагылдырган китап дөнья күрде
Китап татарстанлыларның тылдагы тормышын сурәтләгән 10 бүлектән гыйбарәт.
-
Укучылар ветераннарны он-лайн рәвешендә бәйрәм белән котлый
Районыбыз укучылары бу көннәрдә бәйрәмгә багышлап, төрле видеоязмалар, видеороликлар әзерләделәр һәм аларны социаль челтәрләрдә урнаштырып бардылар.
-
Батырлык үрнәге булган ветераннарга рәхмәтебез һәм хөрмәтебез чиксез
Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын тантана итәчәк. Бүгенге көндә районда 13 Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши. 1400 сугыш чоры ятиме гомер итә.