Ак кәгазьдәй сабый күңеленә йөрәк җылысы бүләк итәсез
Һәр баланы якын күреп, күңел назын, йөрәк җылысын бирүче зур тәҗрибәле, югары категорияле тәрбиячеләр Светлана Сираҗева һәм Ләйсән Әхмәтшинаның Апас “Салават күпере” балалар бакчасында хезмәт итә башлауларына шактый вакыт узган. Киң күңелле, йөзләренән нур сибелүче тәрбиячеләр һәр сабыйның күңеленә матурлык, җылылык өләшә.
Бүгенге көндә балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче нәни балаларның да әниләредәй иң якын кешеләре алар.
Светлана Сираҗева моннан 23 ел элек Апас “Салават күпере” балалар бакчасына эшкә килә. Моңарчы укытучы буларак, шактый гына тәҗрибә туплаган яшь белгеч нәни сабыйлар белән тиз арада уртак тел таба. Беренче көннән балаларны үз итеп, яратып, бар күңел җылысын биреп эшли. Алар белән төрле кызыклы тәрбияви чаралар үткәрә. Югары профессиональлеге, үҗәтлеге, яңалыкка омтылуы, эзләнүләре нәтиҗәсендә ул зур уңышка ирешә. Үз төркемендәге балаларга тәрбия бирүдән тыш, бакчада рус теле дәресләре алып бара.
– Сабый балалар самими җаннар бит алар. Нәни сабый булып бакча бусагасын атлап кереп, күз алдыбызда үсеп буйга җитәләр. Алар белән көн узганы да сизелми. Һәрберсе бик якын. Өйгә кайткач та һәрберсен күз алдымннан кичереп, уйлап йөрим. Уңышларына алардан да артык сөенәм, – ди ул.
Коллективка моннан 10 ел элек килеп кушылган Ләйсән Әхмәтшина да тиз арада үзен тәҗрибәле хезмәткәр итеп таныта. Озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты серләрен ачкан остаз нәни сабыйлар өчен иң якын кешеләренә әверелә.
– Нәни балаларны тагын да үз иттем. Беркатлы, самими җаннар бит алар. Алар өчен шатланабыз да, борчылабыз да. Ял арасында да сагынып киләбез, – ди ул. Ләйсән Әхмәтшина һәрчак яңалыкка омтылып эшли. Сабый балаларга ана телен төшендерә, аны саклап калу өчен дә зур хезмәт куя.
Бер-берсе белән һәрчак дус, уртак тел табып эшли тәрбиячеләр. Бу төркемдә һәрчак тәртип хакимлек итә. Көнозын алар белән янәшәдә булып, 30 елга якын биредә хезмәт итүче, балалар иминлеген кайгыртучы, чисталык булдыручы тәрбияче ярдәмчесе Дания Вәлиуллина да хезмәттәшләре Светлана Сираҗева һәм Ләйсән Әхмәтшина турында җылы фикерләрен җиткерә.
– Хезмәттәшләрем белән озак еллар бердәм булып, аңлашып эшлибез. Балаларыбыз сау-сәламәт, имин һәм тәрбияле булсыннар, – дип тели ул.
“Салават күпере” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләр дә тәрбиячеләргә чиксез рәхмәтле. Хезмәттәшләре алдында да хөрмәт казана алар. Бакча мөдире Гүзәлия Гәрәеваның бу тәрбиячеләргә карата ихтирамы зур. Тәрбиячеләр еш кына төрле район, республикакүләм конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Дистәләгән Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнәләр. Барыннан да бигрәк балалар мәхәббәтен, олы хөрмәтен яулый алар.
Саф күңелле сабыйны кочагын җәеп каршы алучы, көннәр буе юатучы, әни җылысын бирүче тәрбиячеләр Светлана Сираҗева һәм Ләйсән Әхмәтшинага авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев