Апас аграр көллиятендә балалар форумы бара
Балалар район җитәкчеләренә үз тәкъдимнәрен әзерли
Бу минутларда Апас аграр көллиятендә районкүләм балалар Форумы бара. Район мәктәпләренең 12-15 яшьлек укучылары секцияләргә бүленеп остаз-модераторлары белән бергәләп районда балалар, яшьләр тормышына кагылышлы сорауларга җавап эзли, яңа бурычлар билгели. Мәктәп укытучылары өчен дә махсус укулар үткәрелә.
Мондый Форум районда инде дүртенче тапкыр уза.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Татарстан яшьләр эше министрлыгы вәкиле Марина Токина, Казан студентлары балаларга яңалык уйлап табу, район тормышына яңа төсмерләр өстәячәк һәм аларның үзләре катнашында тормышчан итәргә сәләтле яңа проектларны район җитәкчелеге бик яхшылап өйрәнәчәк, дип белдерделәр.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев