Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары республикада танылды
“Светофорик” отряды республика күләмендә 6нчы урынны яулап, беренче унлыкка кергән. Отрядның җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшина 3 урынга ия булган.
(18 декабрь, “Апастово-информ”).
Республикакүләм бәйгедә 56 отряд һәм 43 отряд җитәкчесе катнашкан. Алар арасында 10 отряд һәм 10 иң яхшы отряд җитәкчесе билгеләнгән. Апас мәктәбенең яшь юл сакчыларын һәм аларның җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшинаны районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова тәбрик иткән. Аларга Грамоталар һәм сертификатлар тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев