Апас районында мәчетләр саны арта
- Авыл халкы арасында әле дә бардыр элеккеге мәчетнең манарасы киселеп алу вакыйгасын истә тотучылар. Ул вакытларда кешеләрнең күңеленә нинди авырлык кереп калганын инде алар үзләре генә белә. Әмма заманалар үзгәрде, җәмгыять шәригать вә дин ягына борылды. Һәм менә без шушындый куанычлы вакыйганың шаһитлары. Бүген нихаять яңа салынган мәчетнең өстенә ялтыравыклы ае белән манара куела, - дип башлады сүзен Рөстәм хәзрәт Хәмидуллин.
Авылда мәчет төзелү ул зур вакыйга. Әлеге эшне эшләү өчен бар авыл халкы үз көчен куйган. Кемдер матди яктан булышса, кайсылары инде үз көчен шушы изге төзелешкә керткән. Менә инде ачылу тантанасына да алар барысы бергә җыелганнар. Килгән кунакларга тәм-томнар белән өстәлләр корып, плаулар пешергәннәр.
Янгелде авыл халкының шушы куанычын уртаклашырга һәм үзенен котлауларын җиткерергә әлеге тарихы көнне район башкарма комитеты урынбасары Рөстәм Мингазиев та катнашты.
Манараны күтәргәндә азан әйтелеп тәкъбир укылды. Шушы авылда дини тәрбия алучылар, җомгага йөрүчеләр саны ишле булсын өчен дога кылынды.
- Бүген Янгелде авылында зур бәйрәм. Бу бәйрәм Мөхррәм аеның беренче көненә туры килде. Ягъни һиҗри календарь буенча бүген яңа ел. Әлеге мәчет инде безнең мөхтәсибәттә 57 мәчет, Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте яусын шушы төзелешкә өлешен керткән һәркемгә, - диде район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Айрат Аминов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев