Апасның көмеш волонтерлары хәрбиләргә булыша
Апасның “Алга” яшүсмерләр үзәгенә йөрүче көмеш волонтерлар хәрбиләргә кабат гуманитар ярдәм озатты.
Изге күңелле көмеш волонтерларыбыз хәрбиләргә бу юлы да бик күп кирәк-яраклар әзерләп озатты. Барлыгы 21 носилка, 20 термоюрган, Биеш урта мәктәбе балалары тарафыннан әзерләнгән биш коробка Яңа ел күчтәнәчләре белән гуманитар ярдәм юлга кузгалды.
“Барлык кирәк-яракларны кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр аркылы райондашыбыз, Әҗем авылыннан Марат Гыйльметдинов полкына озаттык. Райондашыбыз күчтәнәчләр өчен җылы, рәхмәт сүзләрен ирештереп, сәламнәр дә юллаган. Без аның белән элемтәне өзмибез. Фронтка тагын нәрсәләр кирәк булачагын хәбәрләшеп торабыз. Бу юлы ул яралы солдатларны яу кырыннан алып чыгу өчен термоносилкалар кирәклеген әйтте. Хәзер шундый носилкалар әзерләү өстендә эшлибез”, - дип хәбәр итте Апастан көмеш волонтер Илдар абый Усманов. Ул шулай ук термоюрганнар, пятиточечниклар тегүче Каратуннан Ләйлә Яхинага һәм аның кул астында эшләүче кызларга олы рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев