Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Биредә комиссиянең коррупциягә каршы эшчәнлек буенча эш планы расланды
Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Алмаз Сөләйманов ел дәвамында узачак чаралар, эш тәртибе белән таныштырып үтте, комиссия әгъзаларына тәкъдим итте һәм ул бертавыштан расланды. Шулай ук районда үсемлекчелек һәм терлекчелекне җәелдерү максатыннан бирелүче федераль һәм республика субсидияләрен кулланганда коррупция гамәлләрен булдырмау максаты куелды. Әлеге хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сөйләде. Районның исәп-хисап палатасы председателе Илгизәр Фәхретдинов 2018 елдагы исәп-хисап палатасының эш йомгаклары белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаровның чыгышы сәүдә өлкәсендәге Федераль Законнар белән таныштырып үтәүгә багышланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев