Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Милләтләр кроссы-2023” узды

“Милләтләр кроссы -2023”нең иң өлкән катнашучысы 85 яшьлек Рәшит абый Шәйхиев, иң яше 2 яшьлек Ранель Мотыйгуллин булды.

(16 нчы сентябрь, “Апастово-информ”). 


Яр буенда узган әлеге чарада балалар бакчалары, мәктәп укучылары, аграр көллият, оешмалар һәм өлкән буын катнашты. 
Кояшлы, җылы көнне Апасның яр буе бәйрәм төсмере алды. Чарага килгән һәрбер катнашучыга ГТО нормалары бирү мөмкинлеге дә булдырылган иде. Балалар бакчасыннан алып, өлкән яшькә кадәр мөмкинлекләрен сынап карадылар. 
 

“Йолдыз” газетасыннан белдерү укыдым да “Милләтләр кроссында катнашырга килдем. ГТО нормаларын да тапшырып карадым. Халык күп җыелган. Әлеге сәламәтлек чарасында күбрәк катнашыйк дип әйтергә телим. Ил-көннәребез тыныч булсын!”, - диде Тәүгелде авылыннан килгән Галимҗан абый. 


Мәдәният хезмәткәрләре ярышка килүчеләрне җыр-моңнары белән ял иттерделәр. 


Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов район башлыгы исеменнән сәламләде. 
 

“Хөрмәтле Апаслылар! Спорт сөюче дуслар! Бүгенге чарада катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм. Җиңүчеләр бүләкләр алып кайтып китәчәк. Шулай ук һәрбер катнашучыга күтәренке кәеф, сәламәтлек булсын”, - диде ул.

 

Шулай ук ГТО нормаларын тапшырган райондашларга күкрәк билгеләре тапшырды. 
Катнашучыларның һәрберсе тырышып чапты, күңел ачты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да озак көттермәде. Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. 
 


“Шундый кояшлы, матур көнне чарага килгән һәрбер катнашучыга рәхмәтемне ирештерәм. Өлкән буын бигрәк тә актив, безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Киләчәктә дә бердәм булып катнашыйк”, -диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев