Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Бөек Ватан сугышы ветераннары Татарстан Республикасы Президентының күчтәнәчләрен алды

9 Май - Җиңү көне алдыннан “Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные!» дигән акция старт алды. Әлеге акция һәм “Помощь рядом – Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнде.

(8 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


Районда 13 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларга Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан күчтәнәчләр бирелде. Күчтәнәчләрне район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин тапшырды. Алар ветераннарны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.


“Сезнең батырлык бәяләп бетергесез. Аяз күк йөзе, тыныч тормышыбыз өчен без сезгә бурычлы”, - диде район башлыгы.


Шәмбалыкчы авылында яшәүче Зиннәт абый Хәйруллин да район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин кулыннан күчтәнәчләр алды. Тәбрикләүләрдә “Яшь армиячеләр” һәм волонтер-фельдшерлар да катнашты.


Сугыш һәм хезмәт ветераны Зиннәт абый Хәйруллин 1941нче елның августыннан хәрәкәттәге армиядә була. Мәскәүне саклауда катнаша, Мәскәү, Тула, Смоленск, Калуга, Тверь өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша. Өченче Балтыйк буе фронты составында Кенигсбергны алуда өлеш кертә. Аның өчен сугыш 1947 елда гына тәмамлана. Сугышчан юлы турында ветеран шулай сөйләде.


Зиннәт абый 1948 елдан 1983 елга кадәр Шәмбалыкчы, Морзалар мәктәпләрендә укыта, җитәкчелек итә. Аннан туган авылында Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен оештырып, биредә озак еллар хезмәт куя, тарихны мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә.


Ветеран бүгенге көндә дә тик кенә тормый, мәгълүматлар туплый, иҗат белән шөгыльләнә. Ул язны һәм җәйне туган авылында уздыра.


Ветеран район башлыгына яңа гына басылган китабын да бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев