Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Һәр умарталыкның үз паспорты булырга тиеш

Бүген районда шәхси секторда һәм ярдәмче хуҗалыкларда 6128 бал кортлары гаиләсе исәпләнә, Төрле зурлыктагы 359 умарталык дигән сүз бу. Район территориясендә урнашкан төрле милек формасындагы хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыкларында 180 баш умарта кортлары гаиләсе исәпләнә. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов әнә шулай дип белдерә.

(Апастово-информ, Ришат Җамалиев)



“Соңгы елларда барлык авыл җирлекләрендә дә шәхси секторда бал кортлары гаиләләре баш саны, умарталыклар артуы күзәтелә. Аларны исәпләү, теркәү, эшчәнлекләрен күзәтү һәм умартачыларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үрнәгендәге яңа ветеринария паспортлары рәсмиләштерү эшен башладык“,-ди ул.

Бу яңа үрнәктәге ветеринария паспортлары ел башыннан 36 умартачы һәм хуҗалык, КФХ вәкилләренә тапшырылган инде. Аны алу өчен район ветеринария берләшмәсенә үзең килеп, махсус үрнәктәге гариза язарга кирәк.

Морзалар авылында шәхси умарталык тотучы Зөфәр Гыймадиев аны бүген рәсмиләштерде. Ул инде 15 ел бу эш белән яратып һәм файдасын күреп шөгылләнә.

Ул үз эшендә фән-ветеринария яңалыкларын кыю куллана һәм Законннардагы үзгәрешләр белән даими танышып бара.

“Умарталыкларда төрле авырулар килеп чыккан вакытта һәм төрле сәбәпләр аркасында бал кортлары гаиләләренә зур зыян килүе мөмкин. Әйтик, үсемлекләрне агротехник яклау, басуларны төрле агрохимикатлар белән эшкәртү вакытында сак булырга кирәк. Яңа үрнәктәге умартачылык ветеринария паспорты рәсмиләштерү һәм бал кортлары гаиләләренең дәүләт исәбендә һәм яклавы астында булуы һәр умартачыга да кирәк. Умарталыкларга китерелгән зыянны билгеләү, кортлар күпләп үлүнең сәбәпләрен , гаеплеләрне ачыклауда һәм ярдәм алуда ветеринария паспорты булган һәр умартачы кыю рәвештә дәүләт ярдәменә исәп тота ала “,-ди һәвәскәр умартачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев