Район башлыгы Равил Хисаметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте
“Сезгә, кадерлеләребез!” - «Вам, родные!», “Помощь рядом – Ярдәм янәшә!” акцияләре кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллинның котлауларын кабул итте, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелгән күчтәнәчләрне алды.
(8 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).
Үтәмеш авылыннан Хәйретдин абый Сәлахов та Җиңү көнен зур горурлык белән каршылый.
“75 ел тыныч тормышта яшибез. 75 ел күгебез аяз. Бу шатлык түгелмени?! Чирләр дә вакытлыча гына булсын”, - дип каршы алды ветеран.
Ул язгы чәчү эшләре, район тормышы белән дә кызыксынды. Сугышчан һәм хезмәт юлын кабат хәтерендә яңартты.
“Сугышта кергән мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башымда саклана, тәнемдәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый”, - диде ул.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
Хәйретдин абый тыныч тормышта да һәрчак җаваплы урыннарда эшли: авыл советы сәркатибе, аның җитәкчесе була, шулай ук мәдәният өлкәсендә дә үз эзен калдырган кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев