Район укучылары архив эше белән таныштылар
Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләт архив хезмәте быел 100 еллыгын бәйрәм итә. Бу уңайдан район архивында зур чаралар үтә.
Бу көннәрдә архив хезмәте район укучыларын кабул итте. Архив бүлеге җитәкчесе Алсу Идиятова укучыларны архив эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар документаль байлыкның сакланышы белән таныштылар, архивта сакланучы иң иске документларны карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев