Апас мәктәбендә Апас тарихын өйрәнүче шәхесләр белән очрашу узды
Мәгариф

Апас мәктәбендә Апас тарихын өйрәнүче шәхесләр белән очрашу узды

Апас мәктәбе укучылары Апас районы тарихын өйрәнүгә, аны үстерүгә зур өлеш керткән шәхес Ногманов Рәмис Госман улы, ветеран укытучыбыз Тәгъзимә Мәһди кызы, легендар ветеран укытучыбыз Таһир Шакирович Халитовның кызы Резедә Таһировна белән очрашты.

Очрашуның максаты- Апас авылының тарихи биналары, мәчетләренең язмышы белән танышу иде. Рәмис Госманович балаларга төрле биналарның төзелү тарихын, мәчетләр һәм дин язмышы турында бик эчтәлекле чыгыш ясады. " Мәктәп тарихы " музеена истәлекле бүләк- махсус хәрби операциядән алып кайтылган гранотомет бүләк итте. Резедә Таһировна әтисенең якты истәлекләре белән уртаклашты. " Мәктәп тарихы" музеена шәхси архивтан әтисенең документларын, медальләрен, грамота, фотоларын тапшырды. Кичәдә укучылар кунакларга үзләренең матур биюләрен бүләк итте.


Нет комментариев