Миләүшә Зарифуллина: “Укучыларымның уңышларына сөенеп яшим”
Мәгариф

Миләүшә Зарифуллина: “Укучыларымның уңышларына сөенеп яшим”

Борнаш урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Миләүшә Зарифуллина Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә лаек булды. Аның мәгариф өлкәсендәге хезмәт стажы - 40 ел.

“Бүгенге көндә дә яраткан һөнәремә тугры калып, укучыларымның һәрбер уңышына сөенеп, аларның казанышларын үземнеке кебек кабул итеп яшим. Укытучы өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән?! Кичә генә мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйларның еллар узгач үз урыннарын табып, тормышта зур уңышларга ирешүләрен күрү - минем өчен иң зур бүләк”, - ди ул үзе.


Нет комментариев