Мәгариф

Татарстанда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә акчалар күләме 4 млрд сумга кадәр арттырылды

Татарстанда мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга сумманы 4 млрд сумга кадәр күтәрделәр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Финанс министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте.

"Ел саен мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 2,5 млрд сум каралган иде. Быел мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үтенече буенча әлеге программага акча 3 млрд сумга кадәр артты. Әмма сентябрь ахырында киңәшмә узды, һәм ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов бу программаны 4 млрд сумга кадәр арттырырга кушты", - дип сөйләде ул. Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, муниципалитетлардан мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга гаризалар күп килә, әмма акчалар барлык объектларга да җитәрлек түгел. Шул уңайдан ул мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасының нинди критерийлар буенча формалашуы белән кызыксынды.

"Ни өчен кемдер бу программага керә ала, ә кемдер юк?"- дип сорады ул.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин беренче чиратта райондагы демографик вәзгыять, бинаның тузганлыгы, күзәтчелек органнары күрсәтмәләре исәпкә алынуын әйтте.

"Районнарны максималь колачлауны исәпкә алмыйча ярамый. Мәсәлән, Казанга максималь күләмдә объектлар эләгергә мөмкин, ә кечкенә Чүпрәле районына берни дә эләкмәячәк. Бу исәпкә алына. Районда ниндидер кечкенә генә булса да мәктәпне ремонтларга кирәк. Һәм капиталь ремонт үткәрүнең техник мөмкинлеге исәпкә алына, мәсәлән, техник кушылу кирәк", - дип аңлатты ул.
Маврина Казанда авария хәлендә булган һәм елдан-ел җитди күрсәтмәләр ала торган балалар бакчалары күп, әмма капиталь ремонт программасына эләкми, дип өстәде.

"Анда нәрсәнедер ремонтлау да дөрес түгел. Районга бер яки ике мәктәпне түгел, ә критерийлар буенча чагыштырырга кирәк. Йөрергә һәм аларның хәлен карарга кирәк", - дип белдерде ул. Депутат фикеренчә, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча аерым республика программасын эшләргә кирәк. «Мөгаен, мондый программа кирәк булган вакыт җиткәндер", - дип ассызыклады ул. «Мәгариф» бүлеге буенча 2027 елга Татарстан бюджеты проектында 122,6 млрд сумлык чыгымнар планлаштырылган.

 

Автор: Надежда Гордеева.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев