Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

...Бирде әнкәм өч хәзинә, өч саф гөл: Берсе – гомер, берсе – исем, берсе – тел...

1998 елдан Россия Президенты указы нигезендә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Аналар көне билгеләп үтелә башлады. Әниләр көне уңаеннан 22 ноябрьдә үзәк китапханәдә И, Әни...! дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Бирегә китапханә каршында эшләп килүче "Сүнмәс дәрт", "Сердәш" клубы, "Тылсымлы энә" түгәрәгенә йөрүче ветеран-пенсионерлар чакырылган иде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп...

1998 елдан Россия Президенты указы нигезендә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Аналар көне билгеләп үтелә башлады. Әниләр көне уңаеннан 22 ноябрьдә үзәк китапханәдә И, Әни...! дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Бирегә китапханә каршында эшләп килүче "Сүнмәс дәрт", "Сердәш" клубы, "Тылсымлы энә" түгәрәгенә йөрүче ветеран-пенсионерлар чакырылган иде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров залдагыларга үзенең ихлас теләкләрен шигъри юллар аша җиткереп, бәйрәм белән тәбрикләде. Китапханә хезмәткәрләре Венера Салаватова, Гөлсем Галәтдинова искиткеч эчтәлекле программа төзегәннәр иде. Аларның һәр чыгышында аналарга мәдхия җырланды. Әниләр бәйрәменә, аларны шигырь-җырлары белән котларга Апас мәктәбенең 3 сыйныф укучылары да үзләренең мәктәп "әниләре" - сыйныф җитәкчеләре Насретдинова Гөлшат Камиловна белән килгәннәр иде. Укучыларның чыгышларын залдагылар алкышлап тордылар. Бик канәгать булып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гомер исем тел