...Бирде әнкәм өч хәзинә, өч саф гөл: Берсе – гомер, берсе – исем, берсе – тел...
1998 елдан Россия Президенты указы нигезендә, ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Аналар көне билгеләп үтелә башлады. Әниләр көне уңаеннан 22 ноябрьдә үзәк китапханәдә И, Әни...! дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Бирегә китапханә каршында эшләп килүче "Сүнмәс дәрт", "Сердәш" клубы, "Тылсымлы энә" түгәрәгенә йөрүче ветеран-пенсионерлар чакырылган иде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп...