Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җиңүчеләр Апас һәм Каратун мәктәпләреннән

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге үткәргән "Татар егете һәм татар кызы - 2013" бәйгесенең беренче турында җиңү яулаган 6 егет һәм кыз район мәдәният йортында кабат көч сынаштылар. Бәйге башланганчы жюри конкурсантлар хәзерләгән татар милли ризыклары күргәзмәсенә бәя бирде. Аннан укучылар бәйге шартлары буенча үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Сәхнә, кул эшләренә...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге үткәргән "Татар егете һәм татар кызы - 2013" бәйгесенең беренче турында җиңү яулаган 6 егет һәм кыз район мәдәният йортында кабат көч сынаштылар. Бәйге башланганчы жюри конкурсантлар хәзерләгән татар милли ризыклары күргәзмәсенә бәя бирде. Аннан укучылар бәйге шартлары буенча үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Сәхнә, кул эшләренә осталыкларын да уңышлы башкардылар, тик викторина сорауларына чират җиткәч каушабрак калдылар. Агымдагы ел Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак, викторина сораулары шуңа багышланган иде. Үз төбәгеңдәге чишмәләр, күлләр, район тарихы, истәлекле урыннары турында һәр катнашучы күпмедер дәрәҗәдә үз мәгълүматын бирергә тырышты. Югыйсә, катлаулы сораулар юк иде. Киләчәктә укучылар һәм биредә катнашкан, аларны хәзерләгән укытучылар бу темага игътибар бирерләр әле дип ышанасы килә. Бәйге комиссиясе рәисе Рәмис Ногманов исә аларны Апас туган якны өйрәнү музеенда ешрак булырга чакырды. Ә җиңүчеләргә килгәндә, иң күп очконы Апас мәктәбеннән Азат Шәрәфуллин һәм Каратун мәктәбеннән Залия Сираҗева җыйдылар һәм бик лаеклы төстә "Татар егете һәм Татар кызы - 2013" бәйгесенең җиңүчеләре булып танылдылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйгене "Сәләт" балалар иҗаты үзәге белгече Ләйсән Төхвәтуллина алып барды, ә музыкаль тәнәфестә ул җитәкләгән җыр-бию түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы2013 Татар егете2013