13 март 2013 яңалыклары
-
Җиңүчеләр Апас һәм Каратун мәктәпләреннән
"Сәләт" балалар иҗаты үзәге үткәргән "Татар егете һәм татар кызы - 2013" бәйгесенең беренче турында җиңү яулаган 6 егет һәм кыз район мәдәният йортында кабат көч сынаштылар. Бәйге башланганчы жюри конкурсантлар хәзерләгән татар милли ризыклары күргәзмәсенә бәя бирде. Аннан укучылар бәйге шартлары буенча үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Сәхнә, кул эшләренә...
-
Гаилә белән чаңгыда
Борнаш авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсе һәр ел саен районкүләм уза торган чаңгы ярышларында актив катнашалар. Әле күптән түгел генә үткән "Татарстан чаңгы юлы - 2013"тә дә алар сынатмадылар. Гаилә башлыгы, район пенсия фонды белгече Илгизәр, аның тормыш иптәше, Борнаш мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гүзәл балалары Рүзәл белән Илзирәгә матур үрнәк...