Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Оныкларыбыз бәйрәм ясады

Баламның баласы балдан татлы диләр. Чыннан да аларның уңышлары икеләтә сөенечле, аларның игътибары икеләтә татлы икән. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мин оныгымнан бәйрәмгә чакыру алдым. Апас урта мәктәбенең 4 "А" сыйныфы укучылары класс җитәкчеләре Альмира Хисамова җитәкчелегендә үзләренең дәү әниләрен зурладылар, олыладылар. Иң элек мәктәпнең актлар залында...

Баламның баласы балдан татлы диләр. Чыннан да аларның уңышлары икеләтә сөенечле, аларның игътибары икеләтә татлы икән. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мин оныгымнан бәйрәмгә чакыру алдым. Апас урта мәктәбенең 4 "А" сыйныфы укучылары класс җитәкчеләре Альмира Хисамова җитәкчелегендә үзләренең дәү әниләрен зурладылар, олыладылар. Иң элек мәктәпнең актлар залында концерт карадык. Балаларыбыз җырда да, биюдә дә, нәфис сүздә дә сыната торганнардан түгел. Соңыннан чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, оныкларыбызның җылы, матур тәбрик сүзләрен кабул иттек. Дәү әниләр дә буш кул белән генә килмәгәннәр, арабызда матур итеп җырлаучылар, шигырь сөйләүчеләр, мөнәҗәт әйтүчеләр, үгет-нәсыйхәт бирүчеләр дә бар иде. Оныкларыбыз безнең өчен стена газеталары чыгарганнар, бүләкләр әзерләгәннәр. Бу очрашу безгә зур бәйрәм бүләге булды, оныкларыбызга һәм аларның класс җитәкчеләре Альмира Хисамовага зур рәхмәт.

Гөлсинә Шиһабиева,

Иске Әнәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу 8 март оныклар