Новости по рубрике - Электрон подписка
-
Булсынга дип
Чирмешән урта мәктәбендә бу көннәрдә тулы куәтенә ремонт эшләре бара. "Эш күп кебек күренсә дә, көннән-көн кими бара. Яңартылган, төзекләндерелгән мәктәбебездә эшләүне күз алдына китергәч күңелгә рәхәт булып китә. Укучыларыбыз тагын да сөенерләр инде", - диләр ремонт эшләрендә катнашучы укытучылар. Алар һәр көн бирегә килеп үз өлешләрен кертәләр. Әнә шулай...
-
ХӘТЕР – КҮҢЕЛЛӘРДӘ, ИСТӘЛЕК – МУЗЕЙДА САКЛАНА
"Апас урта мәктәбенең тарихын чагылдыручы, аның укытучыларын һәм укучыларын үз эченә алган музей 1999 елда оешты. Экспонатлары арасында архив документлары, фотосурәтләр, көнкүреш әйберләре бар. "Алар - мәктәп горурлыгы", "Пионерия илендә", "Сугыш көйдергән яшьлек", "Туган як халкы һәм тормышы" һәм башка бүлекләрдә күп мәгълүмат саклана. Музейда укучылар һәм кунаклар еш кына...
-
Мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү эшләре.
Кильдураз һәм Чирмешән мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Тагын 8 мәктәпкә җылы бәдрәфләр ясалачак.
-
УКЫТУЧЫ БУЛУЫМ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕМЕН
Лилия Бикчәнтәева инде 31 ел балалар дөньясында кайный. Шуның 21 елын үзенең туган мәктәбендә, остазлары янәшәсендә Апас урта мәктәбендә хезмәт итә. - Балаларга чит тел серләрен төшендерү кызыклы да, үзенчәлекле дә. Соңгы вакытта инглиз телен өйрәнүгә игътибар аеруча артты. Укучылар татар, рус һәм инглиз телләрен югары дәрәҗәдә белергә тиеш. Таләпләр...
-
ДУСЛЫК белән көчле без!
Районда ел дәвамында "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге, мәктәпләрдә җәйге лагерьлар эшләп килә. Әлеге ял итү лагерьлары бик күп максатларны күздә тотып эшлиләр. Әмма иң мөһимнәре булып, укучыларның сәламәтлеген саклау, җәйге чорда балалар өчен куркынычсызлык мохите тудыру, әти-әниләрнең тынычлыгын булдыру, ялларны файдалы, кызыклы итеп оештыру тора. Безнең Бакырчы урта гомуми белем бирү...
-
Үзең укыган мәктәпкә ярдәм итәсеңме?
"Мәктәбеңә булыш!" акциясе дәвам итә. Каратун мәктәбен быел 28 укучы тәмамлады. Аларның әти-әниләре дә кайчандыр шушында белем алганнар икән. Укыган мәктәпләренә барлык әти-әниләр бүләк ясап, информатика кабинетына 8 кресло (14 мең сумга) бүләк иткәннәр. "Биредә эшмәкәр Ришат Әхмәдуллин башлап йөрде, барлык өлкәннәргә дә рәхмәт. Матур башлангыч дәвамлы булсын иде", -...
-
14 алтын, 2 көмеш
Быел районда 126 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Алар арасында 16 медалист бар. Күркәм традиция буенча 20 июнь көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә чакырылды һәм аларга тантаналы шартларда аттестат тапшырылды. Шатлыклы да, ямансу да мизгелләр белән тулы бу кичә һәркем өчен истәлекле иде. Сәхнәгә бер-бер артлы медалистлар,...
-
Җиңел кулдан
28 майда Апас мәктәбендә урнашкан 1701 нче имтиханар кабул итү пунктында район мәктәпләрендә 9нчы сыйныфны тәмамлаучы 224 укучы математика фәненнән дәүләт сынау имтиханнары (ГИА) тапшырды. Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Равил Мөбәрәкшин, күпсанлы җәмәгать күзәтүчеләренең катгый һәм гадел күзәтүләре астында узган бу имтиханнарда тәртип һәм таләпләрне бозу фактлары теркәлмәде....
-
Яңгырады соңгы кыңгыраулар
24 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Яңа мәктәптә беренче чыгарылыш Борнаш урта мәктәбен тәмамлаучы 9 укучы өчен бу тантана аеруча истәлекле булды. Чөнки алар республикада тиңе булмаган, яңа, заманча мәктәпнең...
-
Чираттагы уңышлары
Апас урта мәктәбенең 9-10 сыйныф кызлары Зилә Хисамиева, Гөлчәчәк Хилавиева, Алия Әхмәтовалар район, республика, россиякүләм уза торган төрле фән бәйгеләре, олимпиадаларда үз көчләрен еш сыныйлар. Уку алдынгылары агымдагы елның январь-март аенда ОАО "Концерн "Росэнергоатом" заказы белән Атом станциясе үткәргән, югары класс укучылары арасында математика һәм физика буенча читтән торып катнашуның...
-
Хезмәтебез җимеше
Килдураз мәктәбе соңгы елларда яшелчә үстерү буенча уңышлы эшләп килә. Аеруча 2011нче ел табышлы булды. Барлыгы 86 мең сумлык яшелчә үстерелде, Казан сәүдә базаларына сатып 65 мең сум акча алынды. Шушы көннәрдә хезмәтебезнең җимешен дә татыдык, мәктәпкә "Фиат" җиңел машинасы тапшырылды. Хәзер "Фиат" Кильдураз мәктәбе коллективына хезмәт итә. Эшебезне югары...
-
Апас буйлап сәяхәт
Сыйныф җитәкчебез Апас буенча сәяхәт оештырылачагын әйтте. Менә ул без көткән көн килеп тә җитте! Уңайлы автобус безне иртәдән үк "Алтын Алка" Боз сарае янына китерде. Ике сәгать дәвамында без шуарга өйрәндек, бу бина, аның эшчеләре белән якыннан таныштык. Биредәге чисталык, яхшы мөнәсәбәт күңелебезгә хуш килде. Аннан соң районыбызның үткәнен...
-
Башыңда калганы белем
Сатмыш мәктәбе укучылары район, республикакүләм уза торган бәйгеләрдә актив катнашып үз белемнәрен күрсәтәләр һәм күрсәткечләргә дә ирешәләр. Әле узган айда гына ел саен уза торган "Каюм Насыйри укулары"нда катнашып Алинә Гатиятуллина Диплом, Лилия Гыйбадуллина (җит. Г. Гайнуллина) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Ә Гөлшат Гатиятуллина "Татар...
-
ШАТЛЫКЛЫ ХӘБӘР
Кильдураз мәктәбе укучылары IX республикакүләм мәктәп сәламәтлек театрлары конкурсының финалында катнашып беренче урын яуладылар. Зур җиңүгә алар җитәкчеләре Дамирә Фәтхулина һәм Гөлфия Шәрәфуллина белән ирештеләр.
-
Грантка 6 укытучыдәгъва кыла
"Мәгариф" өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында педагогик эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән, җәмәгатьчелек тарафыннан үрнәк эше өчен яклау тапкан укытучыларга грант бирү каралган. Районыбыз мәктәпләрендә шундый 12 грант иясе эшли. Россия Президентының "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" турындагы Указына нигезләнеп, быел бу грантка 6 укытучы дәгъва кыла. Алар - Кече Болгаер...