Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

Яңгырады соңгы кыңгыраулар

24 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр. Яңа мәктәптә беренче чыгарылыш Борнаш урта мәктәбен тәмамлаучы 9 укучы өчен бу тантана аеруча истәлекле булды. Чөнки алар республикада тиңе булмаган, яңа, заманча мәктәпнең...

24 май көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Бу көн һәм бу көнне чыңлаган кыңгырау тавышы һәрбер чыгарылыш класс укучысының күңелендә мәңге сакланыр.

Яңа мәктәптә беренче чыгарылыш

Борнаш урта мәктәбен тәмамлаучы 9 укучы өчен бу тантана аеруча истәлекле булды. Чөнки алар республикада тиңе булмаган, яңа, заманча мәктәпнең беренче чыгарылышы. Бу көн шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да иде. Бу хис-кичерешләр укытучыларның да, укучыларның да, әти-әниләрнең дә, килгән барлык кунакларның да йөзендә чагылыш тапты. Укучылар класс җитәкчеләре Галия Минһаҗева җитәкчелегендә эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр иде. Аларның рәхмәт хисе тулы чыгышлары залдагыларны бер елмайтты, бер елатты. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин катнашты һәм изге теләкләрен юллады. "Борнаш мәктәбе элек-электән атаклы, данлыклы мәктәп булган. Ул хәзер дә үзенең данын төшерми. Биредә иҗади эшләүче, эзләнүчән, тырыш укытучылар эшләде һәм эшли", - диде район мәгариф бүлеге вәкиле Гөлшат Әхмәтсафина һәм уку елында коллективның ирешкән уңышлары өчен мәктәп директоры Динә Вилдановага Мактау грамотасы тапшырды.

Чыңлый кыңгырау дәшеп олы юлга

Морзалар мәктәбе коллективы Соңгы кыңгырау бәйрәмен ел да үзенчәлекле итеп үткәрә. Чыгарылыш класс укучылары 11 ел эчендә үзләренең ничә билге алулары, ашханәдә ничә кабартма ашаулары, ничә дәфтәр, ничә ручка кулланулары, ничә китап укулары, ничә шелтә алулары турында бик тәфсилләп хисап тоттылар. Шул чор эчендә 25012 тапкыр кыңгырау чыңлавын әйтеп тә шаккатырдылар. Соңгы кыңгырау кичәсендә Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Светлана Матвеева катнашты һәм мәктәп коллективының, төрле бәйгеләрдә уңыш яулаган укучыларның уңышларына сөенүен белдерде. Шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина да республикакүләм бәйгеләрдә җиңгән укучыларның һәм аларның җитәкчеләренең хезмәтен бәяләде.

Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең...

Тантаналы музыка астында укытучылары белән янәшә иңнәренә тасма таккан чыгарылыш класс укучылары мәйдан түренә атлаганда кем генә дулкынланмады да, кем генә мәктәп елларын искә алмады икән?! Быел Апас мәктәбендә кыңгырау чыңы 29 кошчыгына канат биреп, олы тормыш юлына чыгарды. Алар арасында 6 алтын медаль, 1 көмеш медаль иясе бар. 9 классны 78 укучы тәмамлады. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы чыгарылыш класс укучыларына ак юллар, бәхетле киләчәк, имтиханнарында зур уңышлар теләде. Чыгышларның ахырында һавага тынычлык, бәхет билгесе булган күгәрченнәр күтәрелде. Чыгарылыш класс укучылары да шушы кошкайлар кебек һәрчак биеклеккә омтылсыннар, тормышта үз урыннарын дөрес сайласыннар иде.

Бүгеннән - зур юлга!

Быел Каратун урта мәктәбенең 11 классын 19 кыз, 9 егет тәмамлый. Әлеге коллектив та канат ярган кошчыкларын олы тормыш кочагына очырды. Чыгарылыш класс укучыларының һәр сүзендә туган мәктәпләренә, укытучыларына карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре салынган иде.

Барлык чыгарылыш кичәләрендә дә эчке эшләр бүлеге, аграр көллият хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бу көнне яңа гына 14 яше тулган укучыларга полиция һәм паспорт-виза бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.

Гөлзада Гатауллина,

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: последний звонок