Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Электрон подписка

14 алтын, 2 көмеш

Быел районда 126 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Алар арасында 16 медалист бар. Күркәм традиция буенча 20 июнь көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә чакырылды һәм аларга тантаналы шартларда аттестат тапшырылды. Шатлыклы да, ямансу да мизгелләр белән тулы бу кичә һәркем өчен истәлекле иде. Сәхнәгә бер-бер артлы медалистлар,...

Быел районда 126 укучы кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Алар арасында 16 медалист бар. Күркәм традиция буенча 20 июнь көнне барлык мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары район үзәгенә чакырылды һәм аларга тантаналы шартларда аттестат тапшырылды. Шатлыклы да, ямансу да мизгелләр белән тулы бу кичә һәркем өчен истәлекле иде. Сәхнәгә бер-бер артлы медалистлар, төрле бәйгеләрдә катнашып район данын яклаган кичәге укучылар чакырылып бүләкләнде. Һәр мәктәпнең чыгарылыш класс укучыларын сәхнәгә директорлары озата менде, изге теләкләре белән һәркайсының кулын кысып аттестатларын - олы тормышка юлламаларын тапшырды. Укытучылар, ата-аналар, укучылар исеменнән чыгыш ясаучыларның һәркайсы олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең иң матур, дәртле җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, урынбасары Ранис Әхмәтшин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларны ихластан тәбрикләп, олы тормышта сынатмыйча, илгә-көнгә лаек кешеләр булып калуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш класс