Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәниләргә “кечкенә” Сабантуй!

1 июнь - Балаларны яклау көне авылыбыз Олы Бакырчы балалары өчен, чынлап та, зур бәйрәм булды. Чөнки быел да мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга махсус Сабантуй оештырды. Балалар Сабан туен ел саен үткәрү авылыбызда инде күркәм бер традициягә әйләнде. Быел да балалар бакчасына йөрүче сабыйлар мәдәният йорты каршында рәхәтләнеп күңел ачты....

1 июнь - Балаларны яклау көне авылыбыз Олы Бакырчы балалары өчен, чынлап та, зур бәйрәм булды. Чөнки быел да мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга махсус Сабантуй оештырды. Балалар Сабан туен ел саен үткәрү авылыбызда инде күркәм бер традициягә әйләнде. Быел да балалар бакчасына йөрүче сабыйлар мәдәният йорты каршында рәхәтләнеп күңел ачты. Алар Сабантуйда була торган барлык төр уеннарда да бик теләп катнаштылар: капчык киеп, йомырка кабып йөгерделәр, су ташыдылар... Бәйгеләрдә катнашучы нәниләргә бүләкләр дә бирелде. Хәер, уеннардан беркем дә читтә һәм бүләксез калмады. Кечкенәләр өчен үткәрелгән "кечкенә" Сабантуйны карарга авылыбызның кайбер өлкәннәре дә килгән иде. Алар да үзләренең күчтәнәчләре белән балаларны сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник для детей