Чүрибурашта печән һәм мунча янган
Чүрибураш авыл җирлегендә быел 5 янгын чыгу очрагы теркәлгән
Аларның икесе соңгы атнада булды. 7 сентябрьдә иртәнге сәгать 6да районның янгын сүндерү бүлегенә шәхси йортның бакчасында өеп куелган печән яну турында хәбәр керә. Ут йөгәнләнә, тирә-юньгә җәелми. Иң кызганычы – янгын очрагы ут төртү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
9 сентябрьдә, 13 сәгать 52 минутта Чүрибурашта мунча януы мәгълүм була. Барлык җаваплы хезмәтләр вакыйга булган урында эшли. Янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, ут мичнең морҗасы төзек булмау сәбәпле чыккан дип фаразлана. Мунча яраксыз хәлгә килә.
Хөрмәтле райондашлар! Тиздән салкыннар башлана. Мунча һәм өйдәге мичләрнең төзеклеген күздән кичереп, кимчелекләрен вакытында бетерсәгез иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев