Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Контейнерлар – агачлар өчен түгел

Соңгы вакытта контейнерлар янәшәсендә чүп өемнәре күреп, күпләр ризасызлык белдерде. Чүп-чарның контейнерга сыймыйча, тирә-якка таралып ятуында без үзебез дә гаепле түгелме соң?

(14 октябрь, “Апастово-информ“).


Билгеле булганча, контейнерлар каты көнкүреш калдыклары түгү өчен куела. Чүп-чар савытларына һәм тирә-юненә бакчадан киселгән агач ботаклары, корыган агачлар, төзелеш материаллары ташлау тыела.

Көзге бакча эшләре тәмамланган чорда контейнерлар күмелеп калды дисәң дә була.
–Каты көнкүреш калдыклары гына салынырга тиешле урыннарга халык помидор сабакларын да, тирә-юненнән җыелган чүбен дә, агач ботакларын да чыгарып өйде. Акчасын түлибез бит, дип җавап бирүчеләр дә бар. Тарифлар һәм нормативлар буенча, контейнерларга халык сала торган чүп-чарның күбесен ташларга ярамый. Төзелеш калдыклары, агачлар каты көнкүреш калдыкларына керми, – ди Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.
Соңгы көннәрдә авыл җирлеге тырышлыгы белән контейнерлар тирәсе чүп-чардан чистартылды. Туган-яшәгән төбәгебез, тирә-юнебез чиста-пөхтә булсын дисәк, контейнерлардан дөрес файдаланырга өйрәнү дә кирәк.

Административ комиссия авыл җирлеге вәкилләре, экология хезмәткәрләре белән рейдларга чыга. Тиешсез җирдә чүп өеме ясаучылар, законсыз чүплек хасил итүчеләр җәзага тартыла.

–Тиешсез җирләргә чүп ташлаучылар, агачлар, ботаклар чыгарып өючеләр җирлекне төзекләндерү кагыйдәләре буенча 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Рейдларга даими чыгабыз, – диде административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Асия Әхмәдуллина.

Халыкны борчыган тагын бер сорау бар: ничек түгәргә ярый соң?
Әлеге сорауга полигон вәкиле Айгөл Сөнгатуллина җавап бирә:
–Каты көнкүреш калдыклары һәм каты коммуналь калдыклар бар. Зур күләмле агач боткалары, әлбәттә, тирә-юньне ямьсезли һәм алар каты-көнкүреш калдыгы булып саналмый. Агачларны, ботакларны турап, төргәкләп яки капчыкларга, савытларга салып чыгарган очракта гына, без аны алып китә алабыз. Шул ук вакытта контейнерга зур агач тамыры чыгарып салучылар бар. Авыр йөкне күтәреп булмаган очракларда, контейнер да ватыла. Тиздән чүп түгү полигоны ачылачак, чүпләрне анда китерү мөмкинлеге булачак, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев