Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Районның өлкән гүзәл затлары нык, тату гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар

Апаста моннан 32 ел элек район үзәк китапханәсе каршында оешкан “Сүнмәс дәрт” һәм “Сердәш” клубларының иң актив 30 катнашучысын кунак табынына чакырдылар. Бу кичә 8 июльдә Россия күләмендә билгеләп үтелүче гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Клуб җитәкчесе Венера Салаватова әйтүенчә, бу район үзәге хатын-кызлар җәмәгать оешмасының ай саен төрле очрашу-кичәләре, башка чаралары уздырыла, аларда 50 дән артык кеше катнаша. Кичә җыр-моң, шигырләр, хатирәләр белән бергә үрелеп барды.

-Гармунчы Радик Абдуллинга зур рәхмәт, бер генә чарадан да читләшми, күңелләрне нечкәртеп гармунын сыздырып җибәрсә, яшьлекләребезгә кире кайтандай булабыз,-ди Люция Зыятдинова.

Россия күләмендә 10 ел элек зурлап билгеләп үтелә башлаган гаилә, мәхәббәт, тугрылык бәйрәме килеп чыгышы тарихы бик тә гади. Бик борынгы заманннарда халык теленә кергән Петр һәм Февронья гаиләсе язмышы белән бәйле ул. Аның хәзер үз девизы, үз символы-ромашка таҗы да бар. Кичәне алып баручы катнашучыларны шулар белән таныштырып үткәч, “Сердәш” клубының иң актив әгъзасы, аның башында торган, бик иртә арабыздан киткән Бану Кадыйрованы искә алдылар. Апаста күркәм, үрнәк гаилә хуҗабикәләре Сәүдә Әхмәдуллина, Наилә Кәлимуллина, Мәйсәрә Хәбибуллина, Зина Латыйпова, Илһамия Фәйзуллина һәм башкалар үз гаилә тарихлары, нык, тату гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар. Клублар эшчәнлегендә аеруча иҗади, җаны-тәне белән ихластан бирелеп катнашучы Миләүшә Вәлиуллина, Наилә Салаватова, Даимә Тимеркәева, Гөлфара Закирова, Фәния Зыятдинова, Розалия Хәмдиевага исә китапханә коллективы үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырды.

-Төрле район, Татарстанкүләм бәйге-чараларда катнашып танылган Апас “Сердәш”” белән “Сүнмәс дәрт” клублары даими яңарып, тулыланып тора. Лаекле ялга чыккан апаларыбыз яшьләр өчен үрнәк һәм бик гыйбрәтле тормыш, хезмәт юлы узган. Тормыш бит бу, гаилә сукмаклары да кайчакта әллә нинди борылмалы булырга мөмкин. Гаилә учагын сүрелдермичә җылы тоту, татулык, озын гомерле булуы башлыча хатын-кызларга бәйле. Безнең сафларга кушылыгыз,-дип өнди клуб җитәкчесе Венера Салаватова.

 “Йолдыз” газетасының тугрылыклы дуслары, даими авторларыбыз һәм укучыларыбызны без дә гаилә бәйрәме белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев