Сәламәтлек почмагы: районның баш табибы заварканың организмга тәэсире хакында аңлата
Заварка эчеп кенә авыруларны җиңеп буламы? Гомумән, заварканың безнең организмга тәэсире нинди? Районның баш табибы Линар Әхмәтянов шул хакта сөйли: - Чәй - рухны күтәрә, йөрәкне йомшарта, фикерне җыя, ялкаулыкны бетерә, - дип язган Көнчыгыш философы, табиб Абу Али Ибн Сина. Чәй урта һәм өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча файдалы дип...
Заварка эчеп кенә авыруларны җиңеп буламы? Гомумән, заварканың безнең организмга тәэсире нинди? Районның баш табибы Линар Әхмәтянов шул хакта сөйли:
- Чәй - рухны күтәрә, йөрәкне йомшарта, фикерне җыя, ялкаулыкны бетерә, - дип язган Көнчыгыш философы, табиб Абу Али Ибн Сина. Чәй урта һәм өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча файдалы дип исбатланган. Мисал өчен, ул матдәләр алмашын җайга сала, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеген, азык кайнату системасын көйли. Шулай ук даими чәй эчүчеләрнең кариес белән авырулары 60 процентка ким. Чәй яраткан кешеләр тиз картаймыйлар. Ул шулай ук хәтер начарлану, гипертония, тромблар барлыкка килүгә дә комачаулый. Чәйнең бик күп яхшы якларын санарга булыр иде. Шул ук вакытта аның файдасы дөрес саклау, заварканы пешерү һәм эчүгә дә бәйле. Мисал өчен, салкын чәйнең нәтиҗәлелеге алай ук күп түгел. Сыйфатлы, куллану вакыты чыкмаган чәй генә эчәргә тырышыгыз. Ашар алдыннан, ашау вакытында һәм ашап бетерүгә чәй эчәргә ярамый. Аны ашаганнан соң яки ашар алдыннан 20-30 минут кала эчәргә кирәк. Кичәге чәй дә файдалы түгел. Ул бактерияләр чыганагы булып тора. Чәйне артык куе ясарга да ярамый. Заварканы артык куллану йокысызлыкка, кан басымы күтәрелүгә китерергә мөмкин.
"Йолдыз"ның 4 февраль санында, кан басымым күтәрелгәнен сизгәч, каты итеп заваркалы чәй эчәм дә, ятып торам дигән Роза ханымга җавап итеп, шуны әйтәсем килә, кан басымын төрле үлән чәйләре белән дәвалау да үз нәтиҗәсен күбрәк бирер иде. Кан басымы төрле стресслар нәтиҗәсендә күтәрелгән икән, тынычландыра торган үләннәр яхшы. Мисал өчен, пустырник, валериана, мята. Күп кенә үләннәр кан тамырлары тонусын җайга сала. Алар - арника, барбарис, кара миләш, астрагал. Зур күләмле, катлауланган гипертониядән сидек кудырта торган үләннәр яхшы. Дәвалану даими алып барылырга тиеш. Ике-өч ай саен биш-җиде көн ял итәргә һәм үләннәр җыелмасын алмаштырырга киңәш итәм.
Сәламәт булыгыз! Авырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев