Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор разъясняет

Эшкә урнашканда медицина тикшерүе узарга куштылар. Аның өчен мин үзем түләргә тиешме?

Сорауга район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев җавап бирә: -Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 213 маддәсендә эшкә урнашканда һәм аерым вакыттан соң кабат мәҗбүри медицина тикшерүе узу тәртибе аңлатылган. Авыр эшләргә җәлеп ителү һәм башкару, шулай ук сәламәтлек өчен куркыныч булып саналган шартларда хезмәткә җәлеп ителсәгез, транспорт хәрәкәте белән бәйле эшләр башкарсагыз,...

Сорауга район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев җавап бирә:

-Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 213 маддәсендә эшкә урнашканда һәм аерым вакыттан соң кабат мәҗбүри медицина тикшерүе узу тәртибе аңлатылган. Авыр эшләргә җәлеп ителү һәм башкару, шулай ук сәламәтлек өчен куркыныч булып саналган шартларда хезмәткә җәлеп ителсәгез, транспорт хәрәкәте белән бәйле эшләр башкарсагыз, азык-төлек һәм җәмәгать туклануы, сәүдә предприятиеләренә, су челтәрләре хуҗалыгы, дәвалау-профилактика, балалар учреждениеләренә эшкә керсәгез медицина тикшерүе узуга күрсәтелгән түләүле хезмәтләргә эш бирүче үзе түләргә тиеш дип билгеләнгән. Бу маддәдә тагын берничә һөнәр ияләренә эшкә кергәндә беренчел мәҗбүри һәм кабатлап медицина тикшерүе узу чыгымнарын эш бирүче түли дип күрсәтелгән. Сорауларыгыз булса район прокуратурасына килегез яки 21-2-26 телефонына шалтырата аласыз. Һәркем үз хокукларын төгәл белергә һәм закон таләпләрен катгый үтәргә тиеш..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев