Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор разъясняет

Суд залыннан

2013 елда Татарстанның Яшел Үзән шәһәре суды тарафыннан Р. 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Хезмәт белән төзәтү колониясендә җәза вакытын үтеп, районның К. авылына яшәргә кайткач, аңа административ күзәтү урнаштырыла. Ягъни, аның яшәгән урыныннан билгеле вакытларда чыгып китү мөмкинлеге чикләнә. Айга 4 тапкыр Р. район эчке эшләр бүлегенә килеп тикшерелү,...

2013 елда Татарстанның Яшел Үзән шәһәре суды тарафыннан Р. 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Хезмәт белән төзәтү колониясендә җәза вакытын үтеп, районның К. авылына яшәргә кайткач, аңа административ күзәтү урнаштырыла. Ягъни, аның яшәгән урыныннан билгеле вакытларда чыгып китү мөмкинлеге чикләнә. Айга 4 тапкыр Р. район эчке эшләр бүлегенә килеп тикшерелү, башка чаралар үтәргә тиеш дип билгеләнә.

Тик район хокук сакчылары аның закон таләпләрен даими рәвештә санга сукмавын ачыклыйлар. Аңа карата берничә административ протокол языла. Суд карары нигезендә ул штрафка һәм берничә тәүлеккә вакытлыча ирегеннән мәхрүм ителә.

Күпме аңлатып та аңламагач, Р. га карата яңа җинаять эше ачылды, аңа кабат ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тайгак юлдан котылуы, төзәлү, тормышын чиста биттән башлау бик авыр булган аңа, күрәсең...

Артур Шәрипов, район прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев