Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас Сабан туенда “Милли кием – бәйрәм бизәге” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Районда Сабантуй алдыннан кызыклы бәйге узды. “Милли костюмлы гаилә” фотобәйгесе игълан ителде һәм районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен үзенә җәлеп итте.

(9 июнь, “Апастово-информ”).

  Бәйгене район башкарма комитеты Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте белән бергә оештырды. Җиңүчеләрне дә “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчеләре бүләкләде.
“Бәйге иҗадилыкны үстерү, милли гореф-гадәтләрне яңарту, буыннан-буынга тапшыру, Сабантуйларны тагын да эчтәлекле итү максатыннан оештырылды. Гаиләләр әлеге бәйгедә теләп катнашты”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Районкүләм бәйгегә 7 июньдә – милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм иткән вакытта, үзәк сәхнәдә йомгак ясалды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Татар гаиләсе: 1 урында – Свияжный бистәсеннән Туктагуловлар, 2 урында – Апастан Хәсәновлар, 3 урында – Каратуннан Хәйретдиновлар гаиләсе.
Чуваш гаиләсе: 1 урында – Апастан Ивановлар, 2 урында – Төбәк Черкененнән Антоновлар, өченче урында – Табар Черкененнән Никитиннар гаиләсе.
Рус гаиләсе: 1 урында – Биештән Грязновлар, 2 урында – Биештән Зотеевлар, өченче урында – Свияжныйдан Биктаһировлар гаиләсе.

#летовтатарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев