Апас Сабан туенда хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде
Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре данланды, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды.
(9 июнь, “Апастово-информ”).
Сабантуй әләмен югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр күтәрде. Бу тантаналы өлештә “Нур” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Фәнис Гайнуллин, “Апас-Мол”ның алдынгы механизаторы Азат Фәхретдинов, “Табар” хуҗалыгыннан алдынгы ферма мөдире Расыйх Фәттахов катнашты.
Сабан туен район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде.
“Хөрмәтле райондашларыбыз, якташларыбыз, кайткан кунаклар! Сезне барыгызны да дини бәйрәмебез Корбан гаете, халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй белән котлыйм. Сабантуй – милли гореф-гадәтләребезне саклауга, бәйгеләрдә көч сынашуга нигезләнгән, җыр-моңга нигезләнгән шатлыклы бәйрәм. Игенчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре тиешле вакытта төгәнләнде. Намуслы хезмәт куйган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, туган районыбыз үсеше өчен белемнәрен һәм көчләрен кызганмаган һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Районыбызның һәр кешесе безнең өчен бик кадерле. Районыбызда гаилә кыйммәтләре саклана. 274 күп балалы гаилә яши. 2025 ел – Россиядә Ватан сакчысы елы дип игълан ителде. Шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп уздык. Бәйрәм көнендә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне искә алып китү, аларга ерактан булса да рәхмәт сүзләрен җиткерү олы бурычыбыз. Без барыбыз да иминлегебез, азатлыгыбыз, балаларыбызның тыныч киләчәге өчен көрәшкән һәркемгә тирән рәхмәтле. Батырлык, кыюлык, фидакарьлек үрнәге булган егетләребез исән-сау кайтып, шундый хезмәт бәйрәмнәрендә данларга язсын. Арабыздан мәңгелеккә киткән батырларны хөрмәт белән искә алабыз, якыннарына сабырлык телибез”, - диде район башлыгы.
“Ак Барс” банк идарәсенең беренче урынбасары Таһир Кәримов,
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Фәнил Баһаветдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов райондашларны бәйрәм белән котлап, уңышлы еллар, имин тормыш теләделәр.
Тантаналы өлештә алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре данланды, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды.
Борнаш авылыннан, “Апас-Мол”ның алдынгы һәм тәҗрибәле хезмәткәре Зөфәр Гарифуллин Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Зөфәр абый Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә дә лаек. Гомер буе хезмәттә һәм туган ягының үсеше өчен зур өлеш кертән җир улы ул.
“Туган яктан читкә киткән кеше түгел мин. Бар булмышымны, көчемне хезмәткә багышладым. Миң иңләгән чакрымнарның иге-чиге юктыр инде”, – ди Зөфәр абый.
Дәвеш авылында яшәүче, “Апас-Мол” агрофирмасы Дәүләки бүлекчәсенең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Хәсәнов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатына лаек.
Илсур абый мәктәпне тәмамлаганнан башлап бүгенге көнгә кадәр авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Югары белем алып, бар булмышын, белемен туган җиренә багышлый. Гомумән алганда, 52 ел бер өлкәдә, бер җирлектә, үзенең туган ягында армый-талмый хезмәт итә. Күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре белән бүләкләнде, иң дәрәҗәле исемнәрнең берсе - "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исемен лаек йөртә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Почетлы ветеран” медале иясе.
“Язмышымны туган авылым белән бәйләвем, ата-баба һөнәрен дәвам итүем белән мин бик бәхетле. Хәзер дә эшемне яратып башкарам, хезмәтемнән тәм табам. Шулай хезмәтемне күреп торганда ничек өйдә утырасың”, - ди ул үзе.
Быелгы урак батырлары булып Марат Хәйруллин, Айрат Шәйхетдинов, Фәнис Гайнуллин танылды.
Айрат Шәйхетдинова 12 яшеннән әтисе янында комбайн ярдәмчесе булып эшли. Һәм шул вакыттан бирле инде ул – Җир кешесе. Аның техникага һәм туган җиргә мәхәббәте ел әйләнәсе үрелеп бара. Иртә язда ул тракторга утырып, ашлык чәчә. Ә инде игеннәр өлгергәч, чит ил комбайнын иярли башлый. Уңышны җыеп бетергәч, ул тагын тракторы белән көзге сукага чыгып китә.
“Хезмәтемне яратып башкарам. Тырышлыгымны бәяләүче җитәкчеләргә рәхмәт”, - ди Айрат үзе.
#летовтатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев