Апаста юл төзүчеләр куркынычсызлык хакында сөйләштеләр
Юл төзелеше өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр районның дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең райондагы баш дәүләт инженер-инспекторы Ирек Солтанбеков һәм башка җаваплы оешма вәкилләре белән очрашты.
(27 март, “Апастово-информ”).
Юл куркынычсызлыгы, техника төзеклеге, саклану чаралары турында сүз булды. Румбик Гәрәев 2025 елдан гамәлгә кергән яңа Законнар белән таныштырды. Салмыш килеш техника белән идарә итүнең аянычлы мисалларына да тукталды.
Шулай ук, елның һәр фасылында ялсыз-бәйрәмсез эштә булган юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, кышын юлларны хәвефсез иткән транспортчыларга рәхмәт сүзләре дә яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев