Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Чирмешән авылы мәдәният йорты зур үзгәрешләр кичерә

Биредә мәдәният йортларын төзекләндерү буенча республикакүләм программа нигезендә күләмле капиталь төзекләндерү эшләре бара.

(27 март, “Апастово-информ”).

  Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңартыла, заманчалаша.

  Тарихка күз салсак, Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977нче елда төзелә. 48 елдан соң ул яңа сулыш өрелеп, бик тиздән ишекләрен ачачак.

  - Бинада капиталь төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланып китте. Бүгенге көндә бик күп эшләр башкарылды. Тышкы ягында да, эчтә дә зур үзгәрешләр бара. Бер өзлексез берничә бригада эшли. Төзелеш материаллары да вакытында кайтып тора. Уңайлы, матур, якты булыр дип ышанабыз, - ди Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.

  Бина ике катлы. Өске катта китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге урын алган. Ә беренче катта - мәдәният йорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев