Сабан туена килгән кунакларны төрле күргәзмәләр, ишегаллары, җыр-моң, шәп кәеф каршы алды
Төрле милләт гаиләләренең элеккесе һәм бүгенгесе сурәтләнгән йорт яннарын һәркем кызыксынып күзәтте.
(9 июнь, “Апастово-информ”).
Биредә милләтләр дуслыгы чагылыш тапты. Милли ризыклар, эш алымнары тәкъдим ителде.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елы уңаеннан, хәрби бүлекләр оештырылды.
-Күргәзмә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Биредә чакыру, озату пункты урын алды, повестка тапшыру, мобилизацияләү, сугышка озату күренеше чагылдырылды. Полк блиндажы, мылтык, автоматлар, солдатларның киенү рәвешләре, солдатларның ял итү вакытларын күрсәтергә тырыштык. Яраларны дәвалау пунктына аерым урын бирелде. Алгы сызыктан чыккан яралыларны кабул итүне сурәтләдек. Шулай ук тыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы, урак белән кырда эшләүләре, көлтә ясау, аны келәткә ташу вакыты – барысы да узган еллар хатирәсе. Сугыш вакытын һәм сугыштан соңгы елларны онытырга хакыбыз юк, - диде мәдәният хезмәткәре, һәр бүлек турында тәвсилләп сөйләп баручы Айрат Гайнетдинов.
Сандык элек һәр татар өенең түрендә торган йорт җиһазы буларак аерым игътибарга лаек. Тарихы белән ул ерак гасырларга барып тоташа. Сандык кием-салым, кыйммәтле әйберләр саклау өчен генә түгел, урындык, өстәл, хәтта карават ролендә дә актив кулланылган. Әбигә кунакка баргач, йокларга урын җитмәгәндә балалар өчен сандык өстендә йоклау һәркемгә дә эләкми торган бер дәрәҗә булган. Район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина әлеге хакта белдереп, Сабан туе мәйданында урын алган садыклар күргәзмәсенә чакырды.
Янәшә генә кул эшләре күргәзмәләре урын алган. Биредә миллилек, райондашларның уңганлыгы һәм гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчүе чагылыш тапты.
Уку алдынгысы, кечкенә генә булуына карамастан сәхнәдә уңышларга ирешкән Саида Җиһаншина үз күргәзмәләре белән таныштырды. Милли ашлар күргәзмәләре һәр кешене үзенә җәлеп итте.
Каратун мәктәбе укучысы Самир Шәвәлиев күргәзмәдә вак кул эшләре белән катнашты.
Апастан Хәсәновлар гаиләсе бер генә чарадан да читтә калмый. Алар бу юлы гөл чүлмәкләре алып чыккан иде.
Сабантуйга керү юлында ретро-машиналар урын алды. Алар янәшәсендә бигрәк тә балалар бөтерелде. Машиналарга утырып караучылар да, янәшәләренә басып фотога төшүчеләр дә күп булды.
Театральләшкән күренеш тә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан сакчысы елына багышланды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм яшь буын – сәләтле укучылар күрсәткән тамашага Казан җыр һәм бию ансамбле дә ямь өстәде.
-Фронтка озату ачысы, хатлар көтү, тылда ярдәм итү, Җиңү көне шатлыгы, ир-атларны каршы алу, сугыштан соңгы тормыш... Кыска гына күренешкә барысын да кертергә тырыштык. Үткәннәр онытылмый, тарих – мәңгелек, - диде Сабантуй бәйрәмен алып баручы Земфира Мөхәммәтшина.
#летовтатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев