Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Сабантуйда – 260 килограммлы чәк-чәк

Апас Сабан туенда Идел аръягы зонасында иң зур милли ризык – 260 килограм 780 граммлы чәк-чәк тәкъдим ителде.

(9 июнь, “Апастово-информ”).

  Аны пешерү өчен 1171 йомырка, 65 килограмм он, 40 килограмм шикәр комы,120 литр сыек май, 430 грамм тоз, 144 грамм сода һәм 80 килограмм бал кирәк булган. Чәк-чәкне Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге пешекчеләр ясаган. Ул түбәтәй рәвешендә пешерелде һәм барлык Сабантуй кунакларын сыйларга җитте.
  Чәк-чәкнең тәүге кисәкләрен район башлыгы Айрат Җиһаншин җирлегебезнең танылган шәхесләренә тапшырды. Иң беренче кисәк Үтәмеш авылында яшәүче бердән-бер Бөек Ватан сугышы ветераны, тиздән 101 яшьлеген каршылаячак Хәйретдин ага Сәлаховка насыйп булды. Хәйретдин ага Сабантуйга үзе килә алмаса да, аңа әлеге милли күчтәнәчне якыннары алып кайтып тапшырды. Икенче кисәгеннән Сабантуйның мөхтәрәм кунагы – Багыш авылында туып-үскән, бүген Ил иминлеге сагында торучы, Алтын Йолдыз медале иясе, Россия Федерациясе Герое Рамил Ибәтуллин авыз итте. Өченче кисәге 75 ел парлы гаилә юлы узучы үрнәк парлар Карамасар авылында яшәүче Миңнуллиннарга тапшырылды. Мансура әби белән Гыйлаҗ бабай Миңнуллиннар - район тарихында Уңышлы туйларына барып җиткән бердәнбер пар.

#летовтатарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев