Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Идарәче компанияләр фатир хуҗаларыннан башка гына тарифларны арттыру хокукы өчен көрәшә

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы идарәче компанияләргә фатир хуҗалары белән килештермичә генә йортка хезмәт күрсәткән һәм ремонт өчен тарифларны арттырырга рөхсәт итәргә мөмкин.

Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Идарәче компанияләр килешүдә индексация мөмкинлеге күрсәтелгән очракта моңа рөхсәт алачак.

Сәүдә-сәнәгать палатасы шундый инициатива белән чыккан. Министрлыкта шул хактагы төзәтмәләрне карыйлар.

Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре билгеләп үткәнчә, милекчеләр тарифларны 8-10 ел буе күтәрергә ирек бирми. Шуның аркасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе тиешенчә финансланмый.

Сәүдә-сәнәгать палатасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшкуарлык комитеты рәисе Андрей Широков ачыклык керткәнчә, РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертергә кирәк. Аның сүзләренчә, идарәче компанияләрнең тарифларны ел саен инфляция күләмендә арттыру хокукына ия булуын билгеләргә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/idarace-kompaniyalar-fatir-xualarynnan-baska-gyna-tariflarny-arttyru-xokuky-ocen-korasa-5855703

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев