Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Үтәмеш авылында яшәүче Назирә әби Фәйзрахмановага район башлыгының котлавы юлланды

Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

 

(10 гыйнвар, “Апастово-информ”). 



Назирә әби Фәйзрахманова туган көнен газиз балалары янәшәсендә каршылады. Акъәбигә ихлас теләкләр юлланды. Котлауларга район җитәкчелеге дә кушылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын ирештереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин Назирә әбигә барлык авылдашлары исеменнән олы хөрмәтен белдерде. 
“Сез Үтәмеш авылының иң хөрмәтле кешеләренең берсе. Намуслы хезмәтегез белән дан казандыгыз, һәркемгә дә үрнәк булдыгыз. 5 балага гомер бүләк итеп, аларны да тырыш, булдыклы итеп тәрбияләдегез, хезмәт сөяргә өйрәттегез”, - диде авыл җирлеге башлыгы. 
Гомере буе намуслы хезмәт куйган, күңелендә бары тик яхшылык йөрткән, олысына-кечесенә ихтирам белән караган ак күңелле, тыйнак Назирә әби Фәйзрахманованың гомер юлы һәркем өчен үрнәк булып тора. һәркөн ил-көнгә тынычлык теләп, туганнары исәнлегенә дога кылып яши ул. Акъәбинең котлауларга да бик күңеле булды, кат-кат рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев