24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне
Туберкулез – мәкерле чир. Ел саен җир шарында күпләгән кешенең әлеге чирдән гомере өзелә. Табиблар туберкулез авыруы белән озак вакыт көрәшсә дә, тик әлегә ул халык арасында яшәвен дәвам итә. Кызганыч, ул район халкын да читләтеп узмый.
Йогышлы авыру
Район хастаханәсенең табиб-фтизиатры Гөлсинә Гайнуллина туберкулез чире һәм аннан саклану кирәклеге хакында кисәтте.
- Туберкулез – ул куркыныч йогышлы чир. Туберкулезны Кох таякчыгы китереп чыгара. Ул еш кына үпкәне зарарлый, әмма башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, тире, бөерләргә, эчәклек, күзләр, сөяк-буын системасына йогынты ясый. Гадәттә, туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән эләгергә мөмкин. Табиб белдерүенчә, организмның саклану көче, каршы торучанлыгы җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Халык арасында үпкә туберкулезы ешрак очрый. Икенче урында исә сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. әгъзаларда ул сирәгрәк очрый, - ди табиб.
Кох таякчыклары үрчи
Табиб белдерүенчә, кеше туберкулез авыруын кайчакта кисәк башланган салкын тию белән бәйләргә дә мөмкин. Артык туңу да организмның каршы торучанлыгын киметә. Авыруның тән температурасы күтәрелү белән башлануы ихтимал. Өстәвенә, авыру кеше әкренләп ябыга, тирли. Каты ютәл сизелә башлый һәм ул тора-бара көчәеп, какырык та килә башларга мөмкин.
- Бу туберкулезның актив формасын аңлата. Мондый авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи, йөткергәндә бронхлар аша һавага тарала. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның тагын да көчәеп китүенә сәбәпче була, - ди табиб.
Яман гадәтләр - авыру сәбәпчесе
Табиб сүзләренә караганда, яман гадәтләр туберкулез авыруын ияртү куркынычын тагын да арттыра.
- Тәмәке төтене бронхларның лайлалы тышчасы күзәнәкләренә зыян китерә. Бронхларда тоткарланган бактерияләргә һәм вирусларга үрчү өчен яхшы мохит барлыкка килә. Әгәр тәмәке тартучы кеше туберкулезның йогышлы формасы белән авыручы белән элемтәдә булса, бронхларда туберкулез таякчалары үрчи башлый, аларның саны арта, Организмның каршы торучанлыгы кими. Әгәр диагноз куелгач, авыру тәмәке тартуын дәвам итсә, хроник бронхит фонында туберкулезны дәвалау озакка сузыла, бактерияләр бүленеп чыга, сулыш кысылу барлыкка килә. Тәмәке тартучы кешедә сәламәтләнү авыррак уза. Тәмәке тарту туберкулез ияртү генә түгел, яман шеш авыруы да китереп чыгарырга мөмкин, - дип кисәтә Гөлсинә Гайнуллина.
Ел саен тикшеренү узу зарур
Туберкулез өлкәннәр арасында ел саен флюорография яки рентген төшү Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән билгеләнә. Шуңа күрә 15 яше тулган һәркем елга бер тапкыр мәҗбүри рәвештә флюорография узара тиеш. Бу тикшерү туберкулезны гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк читлегендә булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.
- Һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга һәм шулай ук тирә-юньдәге кешеләргә дә битараф булмасын иде. Күкрәк читлеге флюорографиясе – үпкәләрнең төрле авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирүче диагностик процедура. Аның методикасы рентген нурларын куллануга нигезләнгән. Статистика буенча туберкулез 14 процент очракта флюорография нигезендә ачыклана. Былтыр җирлегебездә 11200 кеше флюорография узды. Нәтиҗәдә, 3 туберкулез очрагы, 11 кешедә яман шеш авыруы ачыкланды, - ди табиб.
Балалар да кайгыртуга мохтаҗ
Туберкулезга каршы көрәш балалар, яшүсмерләр арасында да алып барыла. Балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулез инфекциясенең организмда бармы-юкмы икәнен Манту реакциясе ярдәмендә беләләр. Ул, гадәттә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә киң кулланыла.
- БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет та туберкулезга каршы көрәштә төп чара булып тора. Иң беренче БЦЖ прививкасы бала тугач, бала тудыру йортында куела. Ә аннан соң Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, 7 һәм 14 яшьтә яңадан кабатлап ясала. 8 яшь тулганнан соң ел саен диаскинтест ярдәмендә тикшерелә, - ди Гөлсинә Гайнуллина.
Әти-әниләр бу мәсьәләгә бик җитди карарга тиеш. Бу прививкадан яисә ел саен куела торган мантудан баш тарту бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Район хастаханәсенең балалар табиблары үз участогында һәр баланың сәламәтлеге өчен җавап бирә.
Туберкулезга каршы көрәштә табиблар төрле кисәтү чаралары үткәрәләр. Район хастаханәсендә дә авыруны башлангыч чорында ук белү өчен бөтен шартлар тудырылган. Хастаханә заманча рентген, флюорограф аппаратлары белән җиһазландырылган.
Киңәшләргә колак сал
Туберкулезны кисәтү өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә кирәк. Авыруны булдырмауда вакытында һәм дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, күңел тынычлыгы да зур роль уйный.
- Чирдән тулысынча дәваланып була. Тик аны вакытында ачыклау зарур. Туберкулезга каршы көрәштә дә үз-үзеңне тәртиптә тоту, җаваплы булырга кирәк. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту туберкулезга каршы көрәштә төп чара булуын истә тотыгыз. Чиста, саф һава – сулыш алу органнарының сәламәтлеге нигезе.
Гадәти кешенең сулыш юлларына тәүлегенә 20 триллион чамасы чит матдә (токсин) эләгә. Сулыш юллары органнарын саклау өчен үзегез эшләгән, яшәгән бүлмәгезне еш җилләтегез, дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз. Бүлмә гөлләре үстерегез. Алар һаваны микроорганизмнардан чистарта һәм кислородка баета, - дип киңәш бирә табибә Гөлсинә Гайнуллина.
Автор фотасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев