Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаста коронавируска каршы вакцина ясату эше дәвам итә

Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә коронавирус йоктыручы 18 кеше ачыкланган.

(28 октябрь, “Апастово-информ”).


Чир йоктыручылар барысы да амбулатор рәвештә дәвалану уза. Бер ел эчендә районыбызда коронавируска каршы 12972 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 101е – балалар. 1546 кеше ревакцинация узган.
“Соңгы вакытта коронавирус яисә грипп белән авыручылар саны арта бара. Иммунитетны формалаштыру өчен прививканы вакытында ясату мөһим. Хастаханәдә вакцинаның тәнгә кадала һәм борынга тамыза торган төрләре бар. Грипптан тәнгә ясалса, шул ук вакытта коронавирустан борынга тамыза торган ысулын файдаланып була. Профилактика өчен бу бик уңайлы һәм эффектив”, - ди район үзәк хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев