Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Аяклар сәламәт булсын өчен

Кан тамырлары киңәйсә...

Каен бөресе
Ярты литрлы банкының өчтән бер өлешенә (3/1) яңа гына бүрткән каен бөреләре җыеп тутырыгыз. Өстенә спирт яисә ак аракы салып, ун көн тотыгыз. Шуны көн дә аякка сөртеп, 10-15 минут ятып торыгыз. Бу гамәлне торып китәр алдыннан кабатлагыз. Дәваланганда авыр физик эшләрне вакытлыча булса да кичектереп торырга киңәш ителә.
Каен бөресеннән ясалган төнәтмә тромбофлебитны һәм тирән җәрәхәтләрне дәвалауда да ярдәм итә. Аны көндәлек тормышта йод итеп тә кулланырга мөмкин.
***
Ат каштаны агачы
Ат каштаны агачының чәчәкләрен ярты литр спирт яисә ак аракыга салып, ике атна төнәтегез. Аннары шуны көнгә 3 тапкыр 40 гр тамчылап су белән кушып эчегез. Дәвалану срогы 3-4 атна.
Ат каштаны агачының 50 грамм җимешен кабыгы белән бергә ваклап төегез. Шуңа 50 грамм кызыл миләш өстәп, ярты литр спиртта 2 атна төнәтегез. Әзер булгач, көнгә 3 тапкыр ашаганнан соң 20 шәр тамчы эчегез.
***
Шул ук вакытта көн саен аяк тамырларына түбәндәге мазьны да сөртергә кирәк. Ул болай әзерләнә:
10 грамм ромашка чәчәгенә шалфей яфрагы белән чәчәге, 50 г ат каштаны агачының төелгән чикләвеге, 5 г бәрәңге крахмалы кушып болгатыгыз. Шулар өстенә 200 г кайнар тавык шулпасы салыгыз да, савытны салмак утта кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып, 2,5 сәгать тотыгыз. Төн чыккач, әлеге катнашманы кайный башлаганчы утта тотып, суын саркытыгыз.
***
Помидор
Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметкәли башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкап куярга онытмагыз. Дәвалану процедурасын тамыр зәңгәрлеге беткәнче эшләргә кирәк.
***

Әрем
Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3-4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп ярты сәгать утырыгыз.

* * *
Еш кына аяк тамырлары киңәйгән урыннарда трофик җәрәхәтләр барлыкка килә. Мондый очракларда киптереп уылган кычыткан яфракларын марля салфетка белән шул җәрәхәткә куярга киңәш ителә.

* * *

“Әремне сабаклары, яфраклары, чәчәкләре белән җыеп алып, турап, 3 литрлы банкага тутырып, өстенә көнбагыш мае агызам. Майны әрем өстеннән ике бармак юанлыгы итеп артык салам.

Пар өстендә 2 сәгать кайнатам. Бу вакытта банканы тастымал өстенә утыртам.

 Суынгач, сөзеп аласың. Иртәле-кичле аякларга сөртәсең. Искиткеч яхшы дәва, бик ярдәм  итә”,– дип хәбәр итте Чишмә районыннан Әнисә апа Әхмәтшина.

Югарыда күрсәтелгән киңәшләрне кан тамырлары киңәя башлаганда ук куллана башласагыз, аякларны операциясез дә дәваларга мөмкин булачак.

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2022-05-30/ayaklar-s-lam-t-bulsyn-chen-2822502?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев