Аз гына салкын тисә дә, чирне тирәнгә җибәрмәү ягын кайгыртырга кирәк
Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов грипптан саклану чаралары турында кисәтә:
(16 сентября, «Апастово-информ»)
- Грипп - көчле йогышлы авыру, ул авырту авыру кеше белән аралашканнан соң санаулы сәгатьләр эчендә йога. Кинәт башлана, туңдыра, температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Кеше хәлсезләнә, томау төшә, борын тыгыла, ютәл башлана һәм сулыш юллары ялкынсынуның башка билгеләре күренә башлый: тамак кытыклана, йоту һәм сулыш алу авырлаша. Грипп белән авырганда башның бигрәк тә маңгай өлеше, күз алмалары сызлый, кайвакыт баш әйләнә.
Аз гына салкын тисә дә, чирне тирәнгә җибәрмәү ягын кайгыртырга кирәк. Грипптан өзлегү тын юллары чирләрен көчәйтә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары китереп чыгара. Кышкы чорда болай да йөрәк, үпкә чирләре көчәеп китеп, дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр арта. Хроник чире булганнар гриппны авыррак кичерә. Белгечләр гриппның хәтта инфарктка ук китереп җиткерергә мөмкин булуын да кисәтә.
Бигрәк тә балаларда грипп бик авыр үтәргә мөмкин. Кагыйдә буларак, авыру кискен башлана, температура күтәрелә, тәнен көзән җыера, күңеле болгана, һәм болар бала организмын бик тиз хәлдән тайдыра.
Авыручылар арткан вакытта кеше күп булган урыннарга бармагыз. Барган очракта маска киегез. Йөткергәндә, төчкергәндә авызыгызны кулыгыз белән капламагыз, каплаган очракта шул кулыгыз белән күзегезне, борыныгызны сөртеп, үзегез үк вирус таратасыз. Кулыгызны гел сабынлап юарга гадәтләнегез. Авыручы кешедән 1 метр ераклыкта булырга тырышыгыз.
Грипптан саклану яки профилактика буларак беренче чиратта вакцина тора. Әлеге чара елга бер тапкыр үткәрелә. Авыруны дәвалауга караганда булдырмау җиңелрәк һәм моңа аеруча игътибар итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев