Реклама
Сәламәтлек
Баскычтан җәяү йөрегез!
Спорт залларына йөрү дә кирәкмәс...
Җәяү йөрү физик активлыкның иң файдалы төрләренең берсе санала. Ә менә баскычтан йөрү икеләтә файдалырак. Лифт килгәнен көтеп торганчы, җәяү атласагыз , сәламәтлегегезгә зур файда китерәчәксез.
Баскычтан җәяү йөрү ничек ярдәм итә?
- гомум кан һәм лимфа агымын стимуллаштыра;
- буыннарны ныгыта;
- аяклардагы, ботлардагы целлюлиттан арындыра, тән авырлыгын киметә, ябыктыра;
- организмның чыдамлыгын күтәрә;
- йөрәк, кан тамырлары, үпкә авыруларыннан профилактик чара;
- баш мие эшчәнлеген көчәйтә;
- борчылудан һәм депрессиядән арындыра;
- мускулларны ныгыта, гәүдәнең төз булуына булышлык итә.
Белгечләр әлеге физик активлыкны фитнес белән шөгыльләнү белән дә чагыштыра. Кыскасы, әгәр дә фитнес-клубка йөрергә вакытыгыз, акчагыз юк икән, баскычтан йөрегез.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-11-24/baskychtan-ya-y-regez-3044690
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев