Бер яшелчә канны холестериннан, шикәрдән чистарта, кан басымын төшерә
Сез дә аны ешрак кулланыгыз!
Һәркемнең аш-су бүлмәсендә булган бу яшелчәдә галимнәр канны артык шикәрдән һәм холестериннан чистарту үзенчәлеген дә ачыклаган.
Әлбәттә, барлык яшелчәләр дә кеше өчен файдалы. Ләкин кайберләре уникаль сыйфатларга ия. Аларда витаминнар, минераллар, сәламәтлекне ныгытучы кушылмалар күп. Шундый яшелчәләрнең берсе – суган.
Әйе, без күп еллар инде аның файдасы турында беләбез. Ә галимнәр аның яңадан-яңа файдалы сыйфатларын ачыклап тора. Мәсәлән, ул канны холестериннан чистарта, артерияләр катылануын кисәтә, кан басымын нормаль дәрәҗәдә тота ала икән. Ләкин тиз генә чи суган кисеп ашый башларга ашыкмагыз, тикшеренүләр аның бу өлкәдәге файдасының пешкән килеш яхшырак булуын ачыклаган.
Тагын бер тикшеренү бу яшелчәнең кандагы шикәр дәрәҗәсен киметүен дә раслаган. Шуңа күрә суган диабет белән авыручы һәм бу авыруны булдырмаска теләүче кешеләргә дә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев