Борынга суган яки сарымсак согы салырга ярыймы?
Борынга суган яки сарымсак согы салу – куркыныч, хәтта ул су белән катнаштырылган булса да.
Борынга суган яки сарымсак согы салу – куркыныч, хәтта ул су белән катнаштырылган булса да. Бу турыда Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән РИА Новости яза.
«Суган белән сарымсак кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бай. Аларда микробларга каршы тора торган фитонцидлар бар. Ләкин алар ашау өчен генә файдалы. Борынга салсаң, лайлалы тышчаның каты зарарлануы булырга мөмкин», – ди табиб.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/borynga-sugan-yaki-sarymsak-sogy-salyrga-yaryimy-5855812
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев