Галимнәр пакетлы чәйдә бөҗәкләр ДНКсы тапкан
Немец галимнәре гадәти кибеттә сатып алынган чәй пакетикларына ДНК анализы үткәргән.
Нәтиҗәдә, меңләгән бөҗәкнең генетик эзләре табылган. Һәр пакетта - 200дән артык кисәкчек, өстәвенә, алар яшел чәйдә күбрәк булган.
Бөҗәкләр ДНКсы ничек итеп чәйгә эләгә? Барысы да шактый гади - ДНК бөҗәкләр чәй яфракларын бераз кимергәннән соң да чәй яфракларында кала. Һәм алар ваклатылган чәйдә сезнең чынаякка эләккәнче саклана.
Мондый тикшеренүләр нигә кирәк? Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: галимнәр чәй яратучыларны куркыту максатыннан түгел, ә мөһим миссия хакына - экосистемаларның биотөрлелеге байлыгын бәяләү максатында тикшеренү үткәргән. Мәсәлән, ДНК буенча, чәй яфрагының кайда җыелганын да ачыкларга мөмкин.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-19/galimn-r-paketly-ch-yd-b-kl-r-dnksy-tapkan-2846864
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев