Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яңа ел пирогы мандаринлы була!

Аны әзерләү бик җиңел. Ә өйгә тәмле булып мандарин исе тарала.

Безгә кирәк булачак:
мандарин – 4;
он – 250 грамм;
шикәр – 150 грамм;
йомырка – 2;
каймак (шәһәрнеке) – 150 грамм;
акмай – 50 грамм + табаны майлау өчен дә бераз;
вакланган әфлисун кабыгы – 1 кашык;
камыр йомшарткыч – 2 чәй калагы (өеп.)

Йомырка белән шикәрне яхшылап күпертәбез, каймак, әфлисун кабыгы, камыр йомшарткыч, он кушып, камыр ясыйбыз.

Табага пергамент җәеп, май сөртәбез, камырны салабыз.
Камыр өстенә матур итеп мандарин бүлемнәрен тезеп чыгабыз. Мандариннар өстенә зур булмаган кисәкләргә бүленгән акмай салабыз.

Мичтә 30 минут пешерәбез.
Тәмле булсын!

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-12-22/ya-a-el-pirogy-mandarinly-bula-3082602

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев