Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Иммунитетыгызның дусларын беләсезме?

Организмның авыруларга каршы тору көчен ныгытуның берничә төрле юлы бар.

Дөрес тукланырга. Рационда сөт ризыклары, балык, зәйтүн мае, төрле боткалар булырга тиеш. Яшелчәләрдән кишер, кабак, ташкабак, татлы борыч, яшел аштәмләткечләргә һәм цитруслыларга өстенлек бирегез. Әче шоколад, какао, чикләвекләр һәм кипкән җимешләр дә бик кирәк. Еш һәм аз-азлап тукланыгыз. Ә кичке сигездән соң ашаудан тыелыгыз.

Йокыгызны туйдырырга тырышыгыз. Сәламәтлекне саклау өчен көн саен сигез сәгать йокларга кирәк. Аеруча кояш нурлары аз булган кыш көннәрендә йокыга игътибар итәргә кирәк. Йоклар алдыннан бүлмәне җилләтеп алу мотлак.

Иммунитетның иң якын дусты – физик активлык. Төрле чирләр диванда еш ятарга яратучылар яныннан китми. Дөнья рекордларына омтылмасагыз да, җәяү йөрү, йөгерүне үз итегез.

Ел фасылына һәм һава торышына карамыйча, саф һавада ешрак йөрергә тырышыгыз. Салкын көннәрдә, әлбәттә, җылы киенергә кирәк. Хәтта җил исеп, яңгыр явып торганда да бераз вакытка чыгып керсәгез була.

Организмыгызны чыныктырыгыз. Иммунитет һәм нерв системасы өчен контрастлы душ бик файдалы. Ә салкын көннәрдә аякларга җылы ванна ярдәм итәр. Кайвакыт ванна төбенә салкын су тутырып, бераз йөреп алу да тәнегезне чыныктыра.

Эхинацея, женьшень, сары мәтрүшкә, сарымсак төнәтмәләре иммунитетны ныгыта. Бер стакан балга ярты стакан алоэ суты кушып, көн саен ашар алдыннан бер-ике калак эчеп куйсагыз, файдалы булыр. Хәзер даруханәләрдә дә иммунитетны көчәйтә торган яхшы препаратлар сатыла, тик аларны табиб тикшеренүе үтмичә кулланырга киңәш ителми.

Арыганлык тойгысы, стресслар организмга искиткеч тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә юк-барга кайгырмагыз, тормыш авырлыкларына фәлсәфи карарга өйрәнегез. Кем әйтмешли, “чынбарлыкны үзгәртеп булмый икән, аңа мөнәсәбәтегезне үзгәртегез”. Ял итә белергә дә кирәк. Тынычландыручы үлән чәйләре кулланыгыз.

Өшергә тырышмагыз. Һава торышына карап киенегез. Синтетик әйберләр салкыннарда катгый тыела. Өс киемегез табигый тукымалардан булсын. Сәламәт булыгыз, дуслар!

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-11-18/immunitetygyzny-duslaryn-bel-sezme-3036687

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев