Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кан басымы югары кешеләргә файдалы ризыклар

Кан басымы югары булган кешеләргә файдалы 10 ризыкны беләсезме?

“1. Майсызландырылган эремчек. Ул кан тамырын кинәйтә, кальций, магний, калий белән туендыра. Көн саен 100 грамм ашарга киңәш ителә.

2. Кызыл болгар борычы. Ин күп С витамины әлеге яшелчәдә. Көн саен ике борыч ашаган кешенең организмы С витамины белән тулаем баетылачак.

3. Сөләйман балыгы. Әлеге балыкта булган Омега-3 витамины кан басымын төшерергә булыша. Атнага өч көн 100-150 грамм ашасан, бик яхшы!

4. Солы боткасы гипертоникларның менюсында һәр иртә булырга тиеш. Тикшеренүләр солының организмны селен белән тулыландыру чыганагы, анда клетчаткалар күп булуын күрсәтте.

5. Кабак орлыклары цинк дефицитын тулыландырачак һәм инфаркттан коткарачак. Көнгә тәмләткеч урынына 20 грамм ашау да җитә.

6. Какао кан тамырларының торышын яхшырта. Әмма бу - калорияле эчемлек. Атнага 1-2 чынаяк җитә.

7. Майсыз сөттә калий, кальций, магний, витаминнар бар һәм алар гипертоникның хәлен яхшырта. Көнгә 3 стакан эчәргә була.

8. Ачы шоколад йөрәк мускулын ныгыта, анда антиоксидантлар бар һәм кан басымын 5-10 күрсәткечкә киметергә сәләтле.

9. Бадәмдәге (миндаль) моножирлар холестерин дәрәҗәсен киметә. Бу чикловектә калий, магний, Е витамины бар. Болар барысы да кан басымын киметү өчен кирәк.

10. Яшел чәйне даими кулланганда ул холестерин төерчекләрен эретә, анда антиоксидантлар күп, организмның картаюын тоткарлый. Япониядә гипертония белән авырмыйлар диярлек, чөнки анда иң күп яшел чәй эчүчеләр яши”, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-02-04/kan-basymy-yugary-keshel-rg-faydaly-rizyklar-3130264?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото: https://ru.pinterest.com/pin/868491109369212865/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев